Забронировать
номер
Закрыть

Свяжитесь со мной


 
Имя*
Телефон*
e-mail*
Сообщение*
Согласие на обработку персональных данных*
Защита от автоматического заполнения
 
Введите символы с картинки*
 

* - обязательные поля

Задать вопрос


 
Имя*
e-mail*
Вопрос*
Согласие на обработку персональных данных*
 

* - обязательные поля

РТ, Лениногорский р-н, с. Бакирово
8 800 200 6923
(звонок по России бесплатный)

Направления лечения

Новости

17.05.2019

Объявляется КОНКУРС на лучшее имя для жеребенка!

Малышка появилась на свет в мини-зоопарке санатория "Бакирово" - 3 апреля. Имени у нее пока нет... <... Подробнее»
17.05.2019

Приглашаем на «Праздник Колыбели» и Фестиваль Детского творчества

1 июня 2019 г., в день празднования Международного дня защиты детей, в Культурно-развлекательном цен... Подробнее»

События

Май 2019

Предыдущий месяц

Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Шайдуллина Гульфия Валиевна

Добавить отзыв
 
Ваше имя*

Отзыв*
Изображение



31.07.2018 “Бәкер санаториясе, җәннәт кочагы”
Мин, Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызы,  В.П..Чкалов исемендәге мәктәп китапханәчесе,  Бәкер санаториясе  хезмәткәрләренә үземнең чиксез рәхмәтемне  җиткерәсем килә. Табигать биргән байлык белән  тәнемне дәваласам, җанымны, санаториядә хезмәт итүче кызларның җылы сүзләре, якты йөзләре, игътибарлы карашлары белән дәваладым. Ун көн минем өчен,  җәннәт түре булды. Кайсы гына дәвалану  бүлмәсенә кереп, нинди генә дәва алсам да, шәфкәт туташларының, җыештырүчы кызларның дәваланучыларга карата йомшак мөнәсәбәте күңелгә җылылык бирде. Киләчәккә өмет уятты. Һәрбер хезмәткәр үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, булсын, дип  башкара. Коры сүзләр белән генә чикләнмичә, бу олы йөрәкле эшчеләрне исемләп атап үтәсем килә.                                         Дәваланырга  дөрес юл күрсәтүе табибым Эльза Мөнәвир кызы, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәндер мөгаен!
-Бу дәва сезгә килешер, ә бусы ярап бетмәс, дип , киңәшләрен биреп, юлда очраганда хәлләр сорашып торды. Беренче көнне очрашудан ук  , үзенең янында хезмәт күрсәтүче Лилия Владимир кызы белән алар, якты йөзләре , тәмле телләре  белән минем күңелне яулап алдылар. Аларның җылы карашыннан соң үземә ышаныч , көч табып, дәвалану бүлмәләренә юл тоттым.
           Ләм белән дәвалаучы, Аюпова Дилә Гаптелхади кызы җитәкчелегендәге кызлар, егетләр дә бик игътибарлылар. Дилә Гаптелхади кызы дәвалану бүлмәләренә юл күрсәтеп, һәрбер нәрсәне аңлатып, һәрдаим килеп:- Хәлләрегез ничек,  авыр түгелме?- дип, сорашып  торды. Мин, күпчелек Кабирова Рәсимә Әгъләм кызы хезмәт күрсәткән бүлмәгә эләктем. Аның да дәваланучыларга карата булган мөнәсәбәте күңелгә кояш җылысыдай җылылык бирде. Шулай ук  Калимуллина Албинаның , Гүзәлия Индус кызының да елмаюлы йөзләре яшәргә дәрт өсти.
          Ванна ягы, “Мацеста” суы белән дәвалаучы, Ахметзянова Венера җитәкчелегендә эшләүче кызлар:Салимзянова Рәсимә, Ляпина Илюзә, Бильгилдинова Альбина, сезгә дә бик зур рәхмәт!                                    Аерым рәхмәтемне Салахова Гүзәл Рәис кызына , Муртазина Миләүшә Закуан кызына,   Кабирова Алиягә әйтәсем килә.
Рәхәтләнеп дәваланып алгач, тәмләп,  витаминлы чәй эчүләре генә дә ни тора. Телисең икән салкынчарагы, теләсәң бик кайнары монда! Мондый тәмле, могҗизалы чәйләрне безгә Ахметова Ильмира Илдус кызы әзерләп  эчерде. Ай-яй кулың тәмле Ильмира!
     Су асты массажисты  Мусина Лилия, кул массажисты Мингазова Гөлүсә,  сезнең  дәвалардан соң тәннәрем бик рәхәтләнеп калды! Кулларыгыздан куаныгыз!
          Без, дәваланучылар, төрле яшьтә булу сәбәпле, арабызда яшь буын вәкилләре дә бик күп. Алар үзләренең йөрәк җимешләре, нарасыйлары белән килгәннәр.  Рәхәтләреп дәвалансын өчен, аларга да санаторийда уңайлыклар тудырылган. Балаларын  тәрбияче карамагына калдырып китә ала алалар! Анда, әкияттәгедәй: бер бите ай, бер бите кояш, дигәндәй,  Янгирова Гөлүсә Хәсән кызы  хезмәт күрсәтә. Аның якты йөзенә, тәмле теленә, назлы карашына сабыйлар тартылып тора. Димәк, бу тәрбияче,  сабыйларның күңелен үзенә җәлеп итә ала торган, үз эшенең остасы!
Минем белән күпләр ризалашыр , дип уйлыйм. Шушы зур-зур бүлмәләрне чисталыкта, тәртиптә тотучы кызлар, санаторийның тоткасы, дип әйтер идем.  Шул җыештыручылар арасыннан Абдуллина Наилә Хәсән кызы, Гирфанова Чулпанга чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә.
Кызлар, сезнең барыгызга да бик зур рәхмәт. Аллаһы тәгалә сезгә  исәнлек- саулык, иманлык- байлыкта яшәргә насыйп итсен. Күңелләрегез тыныч,  гаиләләрегездә гармония, һәр аткан таңга шатланып, тормышның ямен- тәмен тоеп яшәгез!
  Тагын бер кат рәхмәт әйтеп: Шәйдуллина Гөлфия Вәли кызы.
  27.08.2018 ел  

Возврат к списку

Отзывы

все отзывы
10.04.2019

Алина

Отдыхаем в Бакирово 2 раз, после лечения в этом чудесном санатории у нас родился сын. Подробнее»
30.03.2019

Александр

Отдыхали с супругой в санатории в феврале 2019 г. Достойное лечение, обширный комплекс процедур. Подробнее»

Полезно знать

все статьи
Советы курортолога

Советы курортолога

Если каждодневные заботы стали для вас чрезмерно утомительны, в течение года вы неоднократно переболели простудными заболеваниями или несколько раз об...
Подробнее»
О болезнях суставов

О болезнях суставов

Начало XXI века было объявлено Всемирной организацией Здравоохранения «десятилетием борьбы с заболеваниями суставов». И это не случайно. Число людей,...
Подробнее»